Печән исе

Җәй айлары.

Шәһәр урамында

Күкрәп үсте үлән газонда.

Чабып ташладылар беренче кат,

Җыймадылар...

Чапкан көе калды ул шунда...

Узып бара идем урам буйлап,

Җәйге иртә белән кинәнеп,

Борын ярып, печән исе керде,

Сулышларым китте киңәеп.

Иснәдем дә яңа печән исен,

Әллә нишләп шушы урында,

Җыр язасым килде минем кинәт,

Яңа чапкан печән турында.

Җәйге эссе көндә, абый белән

Чапкан идек болын печәнен.

Алып каба идем

Арасыннан

Җир җиләген, кызарып пешкәнен...

Алып кайткан идек ул печәнне,

Ат арбасын төяп тутырып,

Күпереп торган, әле кипмәгән дә

Печән өсләренә утырып.

Күр әле син:

Һәр үләне аның

Кояш нуры белән тулышкан...

Нинди сихәт бирә шушы печән

Без сулаган иркен сулышка...

Һәркөн иртән шәһәр буйлап йөрим,

Үткәннәрне баштан кичереп.

Комсызланып печән исе исним,

Балачакны искә төшереп...

 

"КУ" 8, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: