Логотип Казан Утлары
Шигърият

Париж

Парижныкы кебек балкып янды Тәрәзәдән Казан утлары.

Хемингуэй саташтырды мине.

Көнне, төнне, таңны бутадым.

Парижныкы кебек балкып янды

Тәрәзәдән Казан утлары.

Һәм сөйләдем сиңа онытылып

Монпарнасны,

Күрсәм, ялгышмам:

Менә бусы – «Шекспир һәм Ко» булыр,

Менә бусы – Нотр-дам-де-Шан.

Медичиның болын-бакчасында,

Шәраб исләреннән исереп,

Шундый гөлләр, шундый гөлләр үсә!..

Мин аларның белмим исемен.

Карарымнан хисләр кабарынды.

Тик монда да, ахры, кичектем:

– Син һәрвакыт йөрәгемдә йөргән

Бәйрәм! – дидем ялгыш,

Ничектер.

– Ияр миңа!

Бездән артып калган

Дөнья, – дидем, – узмас тупсадан!

Качыйк, әйдә!

Качыйк!

Һич югында,

Париж куенына булса да.
Кабаланган,

Өмет тулы караш

Гамьсез елмаюга абынды,

Иренеңне буяп көрсендең син:

– Ә мин диңгез ярын сагындым.

Хемингуэй соңгы битен япты.

Күкне басты шәфәкъ тимгеле.

Һәм чаң какты шәһәр.

Бусы инде

Башка әсәр иде, билгеле...

Чәлпәрәмә килеп төште Париж,

Коткарырга аны казганмам...

Кояш.

Урта диңгез.

Куш күләгә.

Нәрсә әйтим?

Сәлам Казаннан!
 

 

"КУ" 12,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев