Пәри туе
Ымсындыра. Кызыктыра ул туй. Анда ялган – татлы ширбәт кебек. Тик бер адым – җанның газаплары Онытыла, булмагандай элек.
Бер егет җомга көнне,
пәриләргә кушылып, чәршәмбе
дип кычкырган да бөкресеннән
котылган. Икенчесе, меңләгән
пәригә берүзе каршы сүз әйтеп,
ике бөкренең хуҗасы булган.
Туфан Миңнуллин
Ымсындыра. Кызыктыра ул туй.
Анда ялган – татлы ширбәт кебек.
Тик бер адым – җанның газаплары
Онытыла, булмагандай элек.
Бөтерә дә үз ритмына кертә,
Тынны буа, шашкын, ярсу бию.
Утлы танавына алдап дәшә
Фәрештәгә әверелгән дию.
Ышан гына. Ышан гына бары!
Йөзеңә тарт төче елмаюны.
Уйлаудан тый үз-үзеңне, нигә?
Нигә сиңа пәйгамбәрләр юлы?
Уйна да көл! Ташка төреп ташла
Бәгыреңне – ал да дөнья үчен.
Гавам белән соры төскә манчыл,
Оныт, әйдә, тамырларның көчен.
Караны ак диеп аклаганда,
Күптән инде үлгән булыр вөҗдан.
Кирәксез бер кысыр хәсрәт төсле
Истән чыгар акыл, сөю, иман...
Ә туй гөрли... Кыза гына бара.
Әфсен өреп йөрәк ярасына.
Соң көчемә түзеп басып торам
Туй туйлаган пәри арасында.
«КУ» 09, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев