Логотип Казан Утлары
Шигърият

Онытырга телим...

Синең өчен көн-төн көрәш бара, Акыл белән Йөрәк көрәшә. Бу көрәштә кем җиңсә дә... беләм: Син булмассың инде янәшә.

Онытырга телим сине күптән...

«Оныт!» − диеп онытып буламы?!

Үткәннәрдән бәхет даулый-даулый,

Аңны күмә хисләр бураны.

Уй белән Хис миндә якалаша,

Кая куйыйм икән бу җанны?

«Газаплансын!» − диеп, Ходай миндә

Яратканмы ике «хуҗаны»?!

Синең өчен көн-төн көрәш бара,

Акыл белән Йөрәк көрәшә.

Бу көрәштә кем җиңсә дә... беләм:

Син булмассың инде янәшә.

 

"КУ" 07, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев