Логотип Казан Утлары
Шигърият

Онытылыйк

Әйдәле, күзләрне йомыйк та уйламыйк бернәрсә хакында.

Әйдәле, күзләрне йомыйк та

уйламыйк бернәрсә хакында.

Тукталыйк шаукымнан, тын алыйк,

онытылыйк беразга тагын да.

Хуш исле чәчеңнән назласын

бу җәйнең ялкынлы җилләре.
Күзләрең йомылган халәттә

йөгереп каршыма кил әле!

Кулларың тирбәлсен, болынны

бизәгән чәчәкләр өстендә.

Күңелне биләгән хыяллар

нәкъ шул ук чәчәкләр төсендә!
Читләтеп башкалар тавышын,

тыңлыйкчы сандугач баласын.

Кайгырмыйк – еракта кәккүк тә

гомерне санаса санасын!
Ирек бир... Балкыган йөзеңнән

иркәләп бер үпсен күбәләк.

Йом әле күзләрең, карышма,

онытылыйк мизгелгә бергәләп... 

 

"КУ" 03,2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев