Логотип Казан Утлары
Шигърият

Онытылыйк, әйдә. Кире какмыйк

Ялгыш кына билетлар алыйкчы! Казан мохтаҗ безнең сөюгә…

Онытылыйк, әйдә. Кире какмыйк.
Белсен җиһан! Әйе! Без гашыйк!
Ялгыш кына билетлар алыйк та
Казан урамында очрашыйк.
Һәм ташланыйк дымлы кочагына
Тынгы белмәс җанлы каланың.
Күкләр күрмәс! Сизәр бары асфальт
Эзләргә наз түгелеп калганын.
Кызыл янганда да, хистән шашып,
Йөгерербез урам аркылы.
Җелегендә кайнар бу шәһәрнең
Без уяткан хыял ялкыны.
Бер чынаяк чәйдән исерербез.
Моңарчы соң ничек түзелгән?
Еллар элек, ахры, бу шәһәр тик
Без очрашсын өчен төзелгән.
Ялкын капкан йөрәкләрне күреп,
Җиһан чынлап ихлас сөенә.
Ялгыш кына билетлар алыйкчы!
Казан мохтаҗ безнең сөюгә…

 

«КУ» 08, 2024

Фото: архив, фотода автор үзе.

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев