Логотип Казан Утлары
Шигърият

Онытмасак иде

Кем – улларын, өзелеп сагынып. Ятып калды күпме асыл затлар, Гаиләсенә кайта алмады. Сугыш афәтеннән, золымыннан Беребез дә читтә калмады...

Сугыштан соң туган малайлар без,
Истә шуңа авыр үткәннәр.
Сабый күңеле белән шушы чорның
Төрле ягын күреп үскәннәр.
Ул чактагы ачлык-ялангачлык
Безгә дә бит үтте кагылып.
Кем әтисен көтте, кемдер – ирен,
Кем – улларын, өзелеп сагынып.
Ятып калды күпме асыл затлар,
Гаиләсенә кайта алмады.
Сугыш афәтеннән, золымыннан
Беребез дә читтә калмады...
Сиксән еллап гомер үтелсә дә,
Әрни һаман шул ук яралар.
Ни кызганыч: исән кайтканнар да
Бакыйлыкка күчә баралар.
Инде хезмәт ветераннары да
Күп калмады, сирәк сафлары.
Аз булмады ул чор бар халыкның
Ат урынына җигелеп тартканы.
Бүгенгедәй истә: сугыштан соң
Әтиләрнең кырдан кайтканы.
Ачлы-туклы сука сөргәннәре,
Иген иккән, печән чапканы...
Әби-апаларның, әниләрнең
Баш күтәрми урак урганы.
Бала-чагаларның җитен йолкып,
Көзләр кергәч, башак җыйганы.
Авыр диеп беркем зарланмады,
Уртак булды язмыш сынавы.
Сабан туе, бәйрәм көннәрендә
Гөрләп торды авыл урамы.
Кемгәдер бу бер әкият сыман.
Тормыш үзгә, шактый үзгәргән.
Бүгенгесе матур икәнен дә
Аңлап була таныш йөзләрдән.
Тик барыбер онытмасак иде
Тарих сабакларын, үткәнне,
Өлкәннәрнең безгә Җиңү таңын,
Имин көннәр бүләк иткәнне!
Онытмасак иде дөньяларның
Бүген дә бик тыныч түгелен!
Хәсрәт, нәфрәт, ләгънәт хисе чәчеп,
Үлем фәрештәсе йөрүен...
Онытмасак, онытмасак иде!

 

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев