Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җомга юк

Әллә соң чирлиме җаныбыз, Әллә соң чирлиме бу галәм?

Ниндидер авыру котыра,

Ниндидер бер афәт дөньяда.

Гыйбадәт йортлары бикләнгән,

Булмаган шикелле җомга да.

 

Бәйрәмнәр тыелган һәр җирдә,

Тыелган шикелле бәхет тә.

Ниндидер чир йоткан һәркемне,

Гүяки илләрдән ямь китә.

 

Гүяки күзләрдән нур китә,

Гел моңсу карашлар, гел авыр.

Бар гавам тып-тыныч шикелле,

Чор гына болгавыр...

Болгавыр.

 

Кайдадыр чирлеләр бар, диләр,

Чир йога меңләгән күңелгә...

Бу афәт чынмы соң, ялганмы,

Асылын дөньяның кем белә?

 

Тик менә бәйрәм юк, җомга юк –

Гыйбадәт йортлары бикләнгән.

Әллә соң чирлиме җаныбыз,

Әллә соң чирлиме бу галәм?

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев