Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өметтән нәзек җеп эрләдем

Томан арасыннан сукмак ярып, көтмәгәндә...

Теленгәндә бәгырь телемнәргә,

Үксегәндә җаным илереп,

Артык берни өмет итмәдем бит,

Тик җылы сүз көттем тилмереп...

Үтәли җил йөрде...

Ышык эзләп

Үрсәләнгән йөрәк бер сызды...

Томан арасыннан сукмак ярып,

Көтмәгәндә син бит кул суздың...

Җиде ят бит үзең...

Үзең якын...

Җылылыгын тоям кулыңның.

Җибәрәсем килми... югалтасым...

Бүләсем дә килми юлыңны...

Син китәрсең... әйе... мин калырмын

Төшләр ятьмәсенә чолганып...

Мин ышанам, бәхет кыйпылчыгы

Өннәремә китәр ялганып...

Юлың озын... минем күзләр калыр

Томан арасында күмелеп...

Артык берни өмет итү түгел,

Бер җылы сүз көтү... тилмереп!..

"КУ" 1, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев