Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өметләр була ак

Юк аның карасы, сорысы – Өметләр һәрвакыт була ак.

Юк аның карасы, сорысы –
Өметләр һәрвакыт була ак.
Яши ул күңелең түрендә,
Ә кайчак үзеңнән бик ерак.
Тормышны син ничек җайлама –
Өметнең өзелгән чагы бар.
Дөньялар киң диеп йөрсәң дә,
Атлыйсы сукмагың чыга тар.
Өметне ялгавы бик авыр,
Җепләре күренми күзеңә.
Җәйләрдә каласың килсә дә,
Борыласың гомер көзенә.
Һәм өмет кечерәя. Кечкенә.
Инде ул зураймый һич кенә.
Шулай да ул сине яшәртә,
Ышаныч сугарып яшәтә.
Җиңелрәк өметең булганда,
Күңелең шатлыктан тулганда.

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев