Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өмет – исән!

Өмет үлә, диләр, иң соңыннан... Яши бит ул йөрәк түрендә Димәк, исән, ышаныч та тере, Әйдәп тора гомер үренә.

Гомерем буе җылы җитми туңдым,

Боздай булды яткан урыным.

Кара төннең йөзен ертып шулчак,

Өмет кабат төртте борынын.

Ялгызлыкның салкын кочагыннан

Тартып алды өмет куллары.

Йолдыз булып, күкне балкытты да

Һәм яктыртты барыр юлларны.

Өмет үлә, диләр, иң соңыннан...

Яши бит ул йөрәк түрендә

Димәк, исән, ышаныч та тере,

Әйдәп тора гомер үренә.

 

Әле алда яшәләсе гомер...
 

"КУ" 07,2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев