Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өмет

Без дөньядан нидер өметләнеп көттек, Ә дөнья бездән берни көтмәде...

Без дөньядан нидер өметләнеп көттек,

Ә дөнья бездән берни көтмәде,

Ә бары үзе белгән әкиятләрне

Яз, җәй, көз, кыш итеп көн дә сөйләде.

Без күкләрдән нидер таләп иттек hаман,

Күкләр исә бездән таләп итмәде.

Ә бары үзе белгән әкиятләрне

Яңгыр, болыт, карлар итеп җибәрде.

Без хыялда җирне еш оныта идек,

Ә җир безне оныта белмәде.

Ә бары үзе белгән әкиятләрне

Урман-кырлар, диңгез итеп бизәде...

 

"КУ"03, 2017

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев