Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өмет

Кем өчендер өмет – сукбай песи, Берәүләргә − тоз бүлешер күрше.

Дөньялыкта өмет утлап йөри.

Атлап йөри эзләреннән кеше.

Кем өчендер өмет – сукбай песи,

Берәүләргә − тоз бүлешер күрше.

 

Утлап йөри иркен, рәхәт кенә,

Җир җаена, җил җаена гына.

Ялларына төннәр йолдыз сибә,

Тоягына таң чыклары куна.

 

Күзләрендә уйный дала өне,

Көлтә нурлар куна ялларына.

Җилләр дога укып тора булыр

Ул эчәсе чишмә суларына

.

Тоягында көмеш дага булыр,

Карашына сөрмә − чиксез сагыш.

Өмет дигән чаптар утлап йөри,

Чыбыркылап өркетмәгез ялгыш.

(Аның өчен түгел кыргый чабыш!)

 

"КУ" 03, 2017

Фото: pixabay

 

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев