Логотип Казан Утлары
Шигърият

Олыгайгач

…Инде килә Җәннәтләрнең Багларында, Кунак булып, Күк назына тиенәсе!..

Олыгайгач, Дан һәм шөһрәт

Кызыктырмый.

Яшәр өчен Икмәк һәм су

Булса ярый…

Уйлап – башым,

Сөйләп – телем,

Йөрсәм – гәүдәм,

Кайчак хәтта…

Кешедән дә

Күңелем арый!..

Ни куркыныч

Бер чордашсыз

Бу дөньяда, –

Ялгыз калып

Карау заман

Болганышын!

Заманахыр,

Дип торырсың,

Кешеләрнең

Күрсәң дөнья

Куган чакта

Кыланышын!..

Кичерәсе –

Кичерелгән,

Эчерәсе –

Эчерелгән

Һәм сөелгән

Сөеләсе!

…Инде килә

Җәннәтләрнең

Багларында,

Кунак булып,

Күк назына тиенәсе!..

 

"КУ" 11, 2018

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев