Логотип Казан Утлары
Шигърият

Олы юл

Иярләп барам дөньяны, Сак кына ага вакыт.

Кош шикелле канат җилпеп

Ашыгам еракларга.

Күктәге бөтен болытлар

Агыла миңа таба.

 

Иярләп барам дөньяны,

Сак кына ага вакыт.

Кемнәрдер һич булмый, диләр,

Яшьлеккә таба кайтып?

 

Агыла юлда каеннар,

Сузылып кала Идел.

Җилләрне узып китүе

Әллә ни авыр түгел.

 

Аяза бара күк йөзе,

Еракка киткән саен.

Артымнан ияреп килә

Кояшым белән аем.

 

Болытлар эри тәрәздә,

Кулыңда, гүя, дөнья.

Гомерне узып очасың

Чыкканда олы юлга.

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев