Логотип Казан Утлары
Шигърият

Олуг максатым

Олуг максатым – өскә күтәрү, Йөрәкләр аша нурдай үткәрү, Бүленмәс, бердәм татар исемен!

Түбәнсенүне – җен күрә җаным…

Чиста килеш кал, намус, вөҗданым!

Сатылмыйм. Сатмыйм. Тамырларымда

Кайный бәһасез йөрәгем каны.

Гайбәт сөйләмим, шымчылык итмим,

Әләк тә язмыйм беркем өстеннән.

…Талчыккан ялгыз сәфәрчемен мин

Якты эзләгән караңгы төннән,

Тулган ай кебек тулы-бөтеннән…

Кешене – кеше иткән кыйммәтләр

Аллага шөкер(!), хәтердә, исән!

…Үземә үзем ләгънәт юллармын

Кимлек камытын карусыз кисәм…

Гасырның бозын бораулап өскә

Яз күтәрелгән – умырзаямын.

Җирдә беркемгә, беркайчан тимәс,

Салкын кыраулы зарар-зыяным.
Вак-төяк белән шөгыльләнергә

Юк миндә теләк, әрәм вакытым.

Олуг максатым – табасым килә,

Калебем айкап, Мәгънә якутын.

Тоташ серләрнең мәгарәсендә

Ничек кабызыйм гакылым утын?

...Фаразланса да төтен-томанга

Әйләнәчәге галәмнәр суты,

Кадерләү – кыйблам, яшендәй уйнап

Узган гомернең һәрбер минутын.

Йа Раббым, язма, булырга миңа

Тәмуг казанын кайнаткан утын!

Тимер гасырдан аралап алам

Язгы бәйрәмен гөлле хисемнең.

Олуг максатым – өскә күтәрү,

Йөрәкләр аша нурдай үткәрү,

Бүленмәс, бердәм татар исемен! 

 

"КУ" 02, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев