Логотип Казан Утлары
Шигърият

Октябрь

Әнкәемне яраткандай сөям сине, әллә синдә өзелгәнгә кендек җебем...

Үз аем син, җанкаем син, октябрем,

Сиңа гына сыя минем барлык серем.

Әнкәемне яраткандай сөям сине,

Әллә синдә өзелгәнгә кендек җебем.

 

Әллә шуңа йөрәгемә сагыш булып,

Сарылганмы яфракларның сарылыгы.

Сиңа керсәм, узсам якты түрләреңә,

Онытыла күк бу дөньяның сорылыгы.

 

Онытыла күк үткәннәрнең моң-зарлары,

Синдә генә җаннарыма алам дәва.

Миндә дә бит әле балкып кояш чыга,

Әле пыскып көннәр буе яңгыр ява.

 

Син – көзләрнең колачларын җәйгән чагы –

Очасыңдыр канатларың кага-кага.

Мин дә очам синең белән җитәкләшеп,

Гомерләрнең учакларын яга-яга.

 

Кушылып аккан ике нәни инеш сыман,

Агылалар торналарың күкләреңдә.

Күкри күкләр... Бу яшәүнең күпме аһы,

Күкрәүләре яши минем күкрәгемдә.

 

Үрмәкүчнең көз сагышын кушып үргән

Көмеш челтәредәй нечкә күңелем кылы.

Синең дә бит кайчан бакма, әйтерсең лә,

Ике күзең һаман мөлдерәмә тулы.

 

Син үз аем, җан дускаем, октябрем,

Күпме уртак хисләр яна безнең канда.

Орлык көтеп сусагандай сөрелгән җир,

Яңа шигырь даулап ярсый минем җан да.

 

Иңә җиргә ак карларың... Хушлашасың...

Офыкларың ак кәфендәй сарган томан.

Мин дә беркөн синең соңгы яфрагың күк,

Өзелермен шаулы гомер агачымнан...

 

*Ырынтын (диал.) – кача-поса.

 

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев