Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өер башы

…Бу тарих, төшенәсездер, нәтиҗә ясау сорый: Ишәк баш булган далада, Атның токымы корый.

Көлим дисәң, көл, укучым, кайгырыйм дисәң, кайгыр:

Өер башына куярга теләмәделәр Айгыр.

Куйдылар китереп Ишәкне, баш итеп Елкыларга,

Көтү риза булмаса да бу тикле мыскыллауга.

Дәшмәделәр. Имеш, Ишәк өстәге Зур Хуҗаның

Булып чыкты әллә дусты, әллә якын туганы.

Нидән башлады, дисезме? Озак уйлап тормады:

Нәсел Айгырын печтереп, эштән куып чыгарды.

Боерды Атларга иске гадәтләрен ташларга,

Ишәк кануннары белән яңа тормыш башларга.

«Кылганлы тауда тибенү – бу шөгыль – язык, – диде.
Шайтан таягы кимерү – вәт сезгә азык, – диде.

«И-һа-һа!» дип хәбәрләшү биг(е)рәк тупас, – диде,

«И-а! И-а!» дип дәшәргә – вәт сезгә указ!» – диде.

Айлар узды, узды еллар. Гомерләр уза торды.

Атка алмаш яңа буын – качырлар туа торды.

Үсмәде хәзер өердә «дөл-дөл» яу чабар Атлар,

Бәйгеләрдә ярсып җилер, ал бирмәс аргамаклар.

…Бу тарих, төшенәсездер, нәтиҗә ясау сорый:

Ишәк баш булган далада, Атның токымы корый.

ЗАКИР ӘКБӘРОВ

"КУ" 11, 2023

Фото: unsplash

Теги: мәсәл

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев