Өчтән бер

Мин – очучы. Парашютчы кыз ул,

Минем ярдәм белән очалды;

Минем җиңеп менгән биеклекне

Җиңеп түбән таба төшә алды.

Зур дан алган көнне, ул көнне дә

Минем белән бергә очты ул;

Беренче кат – өч мең,

Икенче кат – биш мең метрдан,

Өченче кат – рекорд куйды ул.

Аерылыштык, куллар бирешеп без,

Аерылучы дуслар шикелле.

Бер ел үтте. Почта шушы кыздан

Бер үк көнне өч хат китерде.

Ләкин мине кечерәйтә бару

Сизелгәндәй булды хатлардан:

Бер хаты – «Иптәш командир»,

Икенчесе – «Иптәш Баттал...»,

Өченчесе – «Салих...» диеп кенә

Башланган...
Дулкынландым. Ышанасым килми

«Салих» кына булып калуыма!

Беренче һәм икенчесен куеп,

Шушы хатны алдым кулыма.

Юк, бусының башка мәгънәсе бар,

Һич көтмәгән идем монысын:

Беренче хат – кыска,

Икенчесе – озынрак;

Өченчесе – озын, бик озын...

Анда әйткән, гаепләмә, дигән,

Сиңа ачам йөрәк серемне;

Әле синең белән танышканчук,

Кечкенәдән ике егетне

Мин күзәтеп үскән булган идем,

Тик зуррак эшкә тотынгач,

Берсе – онытылды.

Икенчесе – онытылып килә,

Өченчесе, ахры, онытылмас...

«Совет әдәбияты». 1936 ел, 1нче сан.

Салих Баттал

 

"КУ" 05, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: