Очасың, уйныйсың, күбәләк...

Очасың, уйныйсың, күбәләк.

Син ниләр уйлыйсың, күбәләк?

Көннәрең узалар уенда,

Күбәләк, ниләр бар уеңда?

Канатың кагасың, дәшмисең,

Гүя син бер гамьсез яшисең.

Күбәләк, күбәләк, акыллым,

Күр әле, күр әле бал кортын.

Гомерең заяга үткәнгә

Үпкәләп йөрерсең кемнәргә?
Гөлләрнең хуш исе исертә,

Гомерләр узар ул ничек тә.

Кояш дип очасың утларга,

Күбәләк, уйлале туктарга.

Күбәләк, әллә син оныттың:

Гомерең – бер йотым, бер йотым.

Канатың – чигүле гүзәллек,

Фаҗигаң – үзәкне өзәрлек.

Син диеп сызуы бәгырьнең,

Күбәләк, күбәләк, кадерлем.
 

"КУ" 12, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: