Логотип Казан Утлары
Шигърият

Очасы иде

Яраланган аккош кебек Күпләрнең җаны бүген. Очасы иде җилкенеп, Кояшка манып күген.

Әйтер сүзләр бик күп бездә,
Әйтеп булганы сирәк.
Авызда – әрем орлыгы,
Вәгъдә ителгән – җиләк.
Кулда – хыял. Кайнар комдай
Коела бара җиргә.
Безгә артык күп кирәкми,
Хәяткә рөхсәт җитә.
Сызлый йөрәк, әллә урт теш...
Барыбер түгелмени?
Бездә чыбыркы шартлатып
Өркетер күңелмени?
Яраланган аккош кебек
Күпләрнең җаны бүген.
Очасы иде җилкенеп,
Кояшка манып күген.

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әйтер сүзләр күп җыелган, ..........Бар да сеңгән хәтергә. ..........Бик әйтәсе йөзгә бәреп, ............йөрәк юк шул әйтергә... .............. ...Баш өстендә балта торгач, ..............Булмый шул әллә нишләп. .............Әйтер сүзләр тел очында, .............Тик яшәү телне тешләп... .............. ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)