Логотип Казан Утлары
Шигърият

Нур тавында

Шушында иңгән Коръәннең Иң тәүге аятьләре.

Кемнәргәдер – якын ара,

Кемгәдер – ерак нокта...

Нур тавы бу – Әл-Хәрамнан

Дүрт чакрым ераклыкта.

Рәсүлебез Мөхәммәднең,

Үзенә куыш табып,

Пәйгамбәрлек килгәнче үк

Гыйбадәт кылган тавы.

И мәгърур биеклекләрнең

Мәңгелек хәятләре!.. –

Шушында иңгән Коръәннең

Иң тәүге аятьләре.

Җәбәләннур дип тә атап

Йөртәләр аны монда. 
Без дә булдык ошбу тауда –

Һира куышлыгында.

Менүе авыр булса да,

Ак ният-уйлар илә

Күтәрелдек тау башына

Юлдашым Илдар белән...

И Мәккаи Мөкаррәмә,

И бөек таулар иле! –

Иманы нык, юлы туры,

Калебе саулар иле!

Киңәя Мәккә, киңәя –

Тауларны кисә-кисә...

Кайнар җилләр искән мәлдә

Дәрдемәнд искә төшә:

 «Шаулый диңгез...

Җил өрәдер...

Җилкәнен киргән кораб...»

Догаңны укы, и инсан,

Кәгъбәгә туры карап!

Кысылып куя сулышың –

Тын җитмәс кебек була... 
Һәм кинәт көч пәйда булып,

Йөрәккә кереп тула.

И Нур тавы – Җәбәләннур,

И сүнмәс Яктым минем:

И сөекле Пәйгамбәрем,

И бөек Раббым минем! 

 

"КУ" 09, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев