Логотип Казан Утлары
Шигърият

Нәрсәдән бу?

Кырау төшә барамы соң аңыбызга – Салмак кына әверелү бара бозга...

Сату – алу...

Бу кәсепкә шып тулганбыз.

Шуңамы соң, уптым гына сатылганбыз...

Акыл җыеп кайтмакка, дип, аңыбызга

Чоңгылларның чокырына атылганбыз.

Акның кара түгеллеген күрәбез без.

Бер алманы бишкә җиңел бүләбез без.

Бүленмәс сан бүленгәндә калдык калса,

Безне шуңа кушканнарын беләбез без...

Анда – артык, монда – кыска...

Кияү кызга

Ярашмаган кебегрәк, ахры, без дә.

Кырау төшә барамы соң аңыбызга –

Салмак кына әверелү бара бозга...

 

"КУ" 12, 2018

Фото:pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев