Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ностальгия

Сагындыра шигырь укыганы Сәхнәләрдән Хәсән Туфанның...

Яңа дулкын. Яңа дулкын, диләр,

Замананың яңа дулкыны.

Сәхнәләргә чыгып, берәү бүген

Сыктый-сыктый, шигырь укыды.

Укыды да, аннан кереп китте,

Ни үзгәрде инде күңелдә?

Керле иде күңел, керле булып...

Керле булып калды бүген дә.

Сагыш тулы иде йөрәгемдә,

Шул халәттә калды йөрәгем.

Сагышымның ташып түгелгәнен,

Юкса ничек шашып теләдем!

Яралы җан иске яралардан

Арынмады, килми алдасы,

Иске яраларым өсләрендә

Яраларның туды яңасы.

Яңа дулкын. Яңа дулкын, диләр,

Нәрсәсе бар инде, уф, аның?

Сагындыра шигырь укыганы

Сәхнәләрдән Хәсән Туфанның...

 

"КУ" 2, 2020

Рәшит Имашев иҗат иткән рәсем; kitaphane.tatarstan.ru

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев