Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әнкәйнең күңеле киң күкләр сымандыр...

Әнкәйләр җанында никадәр мәрхәмәт. Барысы өчен дә, әнкәем, мең рәхмәт. 

Әнкәйнең күңеле киң күкләр сымандыр,

Әнкәйнең күңеленә зур кояш сыйгандыр.

«Кызым» дип дәшсә дә, җылыныр йөрәгең.

Әнкәем, бу җырым – сиңа бер бүләгем.

Әнкәйле гомерләр ягымлы язга тиң,

Һәркемгә әнкәйле гомерләр телим мин.

Балам дип, гел сызар әнкәйләр бәгыре,

Әнкәйләр булганда, без һаман кадерле.

Әнкәйләр кебек зат табылмас эзләп тә,

Рәхмәтләр әйтергә җитмәс күк сүзләр дә.

Әнкәйләр җанында никадәр мәрхәмәт.

Барысы өчен дә, әнкәем, мең рәхмәт. 

 

"КУ" 12, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев