Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әнкәмә

Пар кулыңа пар чиләгең асып, Син чыгасың, әнкәй, коега.

Кая барсам, кайда йөрсәм дә мин,

Күңелемә шулай тоела:

Пар кулыңа пар чиләгең асып,

Син чыгасың, әнкәй, коега.

Су алганчы юлга бер карыйсың,

Чиләкләрең тулгач, – тагын бер.

«Бала күңеле – далада» дип, бәлки

Үпкәләп тә йөргән чагыңдыр.

Изге теләк теләп үстердең син,

Бассыннар дип тизрәк аякка.

Шул сүзләрең синең искә төшә,

Юнәлсәм дә менә кай якка.

Кое янында син ишетерсең

Миннән сиңа хәбәр килгәнен.

Син һәркемгә очрыйсыңдыр, әнкәй,

Мөлдерәмә килеш чиләгең.

«Совет әдәбияты». 1955 ел, 1нче сан.

 

"КУ" 05, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев