Логотип Казан Утлары
Шигърият

Нинди җан бу?

Нинди җан ул синдә – бик түбәнме, әллә инде бик-бик югары?

Тарих сөйли: миһербанлы халкым,

Ясин чыгып атар таңыңа.

Киң дөньяга сыя алмаганнар

Сөңге батырганнар җаныңа.

Нинди җан ул синдә – бик түбәнме,

Әллә инде бик-бик югары?

Җаның ярып кергән шул сөңгене

Кайнар каның белән сугарып,

Үстергәнсең җил-давылдан саклап,

Гыйбрәт булсын бөтен галәмгә.

Бу – бердәнбер могҗизадыр, бәлки:

Алмагачка сөңге әйләнгән!

Юмарт халкым! Көзләр җитү белән,

Инсаннарның кече-олысын.

Җыясың да шушы алмагачның

Җимешләре белән сыйлыйсың.

Киң дөньяга сыймаганнарның да

Оныклары синең табында.

Нигә өясеңдер алмаларның

Иң сутлысын алар алдына?!

Син чыгасың көрәш мәйданына,

Сөңге түгел, тотып сөлгеңне.

Нинди җан бу: әйләндергәнсең бит

Алмагачка җәллад-сөңгене.


 

Фәрит Габдерәхим

 

 

"КУ" 1, 2018

Фото: pixabay

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев