Нигә эндәшмисең?

Нигә эндәшмисең?
Сизәсеңме
Бер сүз яралганын тып-тын гына?
Тик ул ничек ярала соң?
Әнә
Нидер шартлый галәм бушлыгында...
Шәраб эчеп сәрхуш булган шагыйрь
Тәүбә итеп, башын игән түбән, –
Сөю хакында сүз әйтер өчен
Вакыт җиткән!
Шушы сүзләр туган:
«Күз яшьләре тамган көйгә
Әрнеп
Яза Тәңре кеше тәкъдирләрен...»
Буш далада бер калкулык калыр,
Күмеп китәр аны ачы әрем.
"КУ" 01, 2022
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз