Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әнигә

...Мин авылда сыман, әни белән бергә, Очып кайттым, хискә чолганып...

Тиз йөрешле поезд. Оча Нарбоннага

Бордо төбәгеннән юл үтә.

Бордо, дигәч, телдә кызыл шәраб тәме...

Хатирәләр – тирән. Ә ...истә!

Уңнан-сулдан очып үтә тоташ таулар,

Поезд тәрәзенә сыланып,

Мин авылда сыман, әни белән бергә,

Очып кайттым, хискә чолганып...

...Поезд тәрәзендә – зәйтүн агачлары,

Күңел тәрәзендә – наратлар,

Истә, әни, истә, чиләк тулы җиләк,

Үзең кара җиләк, ул чаклар...

Поезд оча гына! Чит-ят дөнья оча!

Бәдән фәкыйрь шунда, вагонда.

Ә мин үзем йөрим шәүрин буйларында,

Күңелем белән әни янында.

Мин поездда. Юлда. Әмма әни белән.

Шундый халәт – бер төш, бер өнем.

Юкка гына түгел, саташу да түгел –

Туган көне бүген әнинең...

 

фото: pixabay.com

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев