Ничек яратмыйсың бу язларны!

Ничек яратмыйсың бу язларны, ничек сагынмыйсың?

Күзне кояш-чакма чагып алгач, ничек кабынмыйсың?

Сабый гөлләр, иркә киерелеп, буйга үскән чакта,

Өр-яңадан таҗын ача бәхет, язын, туган якта.

Җилләре дә ялмап ала гүя кышкы кәефләрне.

Сиңа кабат гашыйк булдым, дисәм, ярым гаепләрме?!

Иелдерә бөгелмәстәй буйны тәүге үләне дә.

Әллә язын ягымлырак шунда күрше-күләне дә?

Адымнар да йөгерекләнеп китә, оныклардан күреп.

Онытыла кышкы «олыгаю», саф һавада йөреп.

Әй, туган як, гүзәл һәр фасылың, язың бигрәкләр дә!

Дәрткә тула тәүге күк күкрәүдән салмак йөрәкләр дә.

Ничек яратмыйсың бу язларны, якты җәйләр алда!

Бу дөньядан ничек ваз кичәсең, тәндә җаның барда?!

 

"КУ" 04,2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: