Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ничек, Үктәй, хәлләрең?

Ничек яшисең, Үктәем, Ничек синең хәлләрең? Ничек кичәсең дөньяның Хәзер «рәхәт» мәлләрен?

Ничек яшисең, Үктәем,

Ничек синең хәлләрең?

Ничек кичердең дөньяның

Болгавырлы мәлләрен?

 

Гөрләшеп үтәме туйлар,

Эленәме бишекләр?

Җаныгыз кебек ачыкмы,

Йозактамы ишекләр?

 

Тәпи эзләрем минем дә –

Киндеркүл ярларында.

Сандугач сайрыймы һаман

Таллыкта таңнарыңда?

 

Көтүләр кайтамы һаман

Тутырып урамнарны?

Гөрлиме һаман өмәләр

Күтәреп бураларны?

 

Рухың көчле иде һәрчак –

Иң авыр заманнарда.

Гел үзеңчә булып калдың,

Бирешми ялганнарга.

 

Иманыңнан чигенмәдең,

Газап кичергәндә дә –

Мәчетеңнең манарасын

Кисеп төшергәндә дә.

 

Уңган булды якташларым:

Җир сөрде, иген икте,

Бал аертты, ипи салды,

Ат җикте, күлмәк текте.

 

«Үктәйләр акыллы, шаян», –

Шулай йөреде хәбәр,

Өздерде кичен гармуннар,

Таң сызылганга кадәр.

 

Ничек яшисең, Үктәем,

Ничек синең хәлләрең?

Ничек кичәсең дөньяның

Хәзер «рәхәт» мәлләрен?

 

Тоясыңмы, тоймыйсыңмы,

Тормышыңның тәмнәрен?

Ничек, Үктәй, хәлләрең?

Кайтыр микән ямьнәрең?..

 


"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев