Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ничә еллар?!.

«Китәм!» – дидең...

«Китәм!» – дидең...

Шул бер сүзең синең

Ничә еллар төшә җелеккә:

Ничә еллар Җырга табынам мин,

Син табындың шәхси милеккә.

Булмастайны булдырасың килде,

Булганнары һаман аз сыман:

«Кешеләрнең...» дидең...

 Кешеләрнең

Үрдәге дә булды каз сыман.

Җырлар туса, һаваларга ашам,

Кош юлына менеп җитәрлек!

Кош юлына йолдыз түшәгәннәр:

Кешеләрнең һушы китәрлек.

«Китәм!» дигәч, киттең...

Киттең... киттең... –

«Китәм» сүзен читләп үтмәдең.

...Алларымда – йолдыз түшәлгән юл! –

Булмастайлар – булды! – Көтмәдең...

 

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев