Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әни

Сөйләп бирсен Зингер машинасы Гомеркәйнең ничек узганын.

Тегү машинасы келтер-келтер –

Әни чалбар тегә энемә,

Ул машина чишмә кебек җырлап

Сөендергән иде мине дә.

Җиделе лампа балкытамы өйне,

Әллә әни үзе нур чәчә,

Өйләр якты була, көн шикелле,

Шул машина нидер сөйләсә.

Күлмәкләр дә, фәрештәләр кулы

Тигән кебек, тегелгән иде,

Бездән бигрәк газиз әниебез

Иксез-чиксез сөенгән иде.

Нинди генә кием текмәде лә,

Инәсенә саплап гомерне,
Яңа күлмәк белән өебездән

Ятимлекләр себереп түгелде.

Меридиан, параллельләр сызып,

Киемнәрнең йөгерек җөенә,

Син Җир шарын яшәткәнсең, әни,

Планетаны нәни өеңдә.

Йә, келтерәт әле машинаңны,

Алып керим, сөртеп тузанын,

Сөйләп бирсен Зингер машинасы

Гомеркәйнең ничек узганын.

Ул сөйләсен, гасыр сыйган аңа,

Машинага сыйган Җир шары,

Ә син, Әни – Галәм Әниседер,

Ул машина гына нибары...
 

 

"КУ" 04, 2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев