Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ни сөйләр безгә гөлләре җирнең...

Ялантәпиләп, и ул йөгерер! Тугайлар буйлап... Тугайлар буйлап...

Разил абыйга

Ни сөйләр безгә гөлләре җирнең,

«Бар иде» диеп уфтанган чакта? –

Башларын борып тибрәрләр бары

Кояш караган, караган якка.

Һәм китәр сере тагын берәүнең

Бер үзе белән – яшерен... моңлы...

Кемдер юатыр арыган җанын –

Оныту иңәр, сыйпагач кулы:

Еллар кереннән чистарып калыр...

Ялантәпиләп, и ул йөгерер!

Тугайлар буйлап... Тугайлар буйлап...

Шундый кечкенә булып күренер...

Әйтерсең аннан калмаган алып

Уйлар, хыяллар... Җирдә кылганнар...

Яңгыр, бураннар... «Өмет югында,

Сабыр бар, шуны җуймыйк, оланнар...»

«Бар идең» диеп елмаям, Күкне

Кичкән чагымда, болытлар аша.

...Син дә елмаеп карыйсың кебек,

Карыйсың, куеп кулыңны кашка...

– Моңайма башка! 

 

"КУ" 12,2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев