Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ни булды соң сиңа, замана?

Ни булды соң сиңа, замана?

Кызганыч, аяныч замана

Чайкала ишкәксез көймәдә.

Дулкынга егыла хыяллар,

Өметләр чишелми төйнәлә.
Үтереш, урлашу, сугышлар –

Көн туа сагышлы хәбәрдә.

Күнегеп барабыз бугай без,

Ышанып булмастай хәлләргә.
Иртәгә ни булыр? – шул сорау.

Һәр төнне уята йокыдан.

Дөньяга чыгулар куркыныч,

Хәбәрләр – аяусыз, котырган.

Чарасыз аерды бүз язмыш,

Кавемне акка вә карага.
Ни белми уйларга башлар да,

Фикерләр тумыйча тарала?!

Төш сыман калды күк үткәннәр,

Йөрәк бит тоташтан ярада.

Әйт әле ни булды соң сиңа,

Ни булды соң сиңа, замана? 

 

"КУ" 02,2023

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев