Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әни

Мин чишмәгә киләм... Баш иям Сукмагында үскән гөленә.

Әни судан кайтты.

Песие Каршысына килде йөгереп.

Һәм уйнаклап исте йомшак җил,

Ачык тәрәзәдә гөл күреп.

Шомырт чәчәгенең таҗлары

Сулы чиләкләрдә йөзә ич.

Әни белән кайткан гүзәллек

Бездә генә бары, бездә ич!

Чиләкләрне әни бик ипләп

Утыртты да сары баскычка,

Үрелде дә мүкле ярыкка

Кыстырылган баулы ачкычка,

Ачып кереп китте ишекне.

Шыгыр-шыгыр сайгак сайравын

Үрмәкүчләр хәтта ишетте.

Чормадагы ап-ак пәрәвез

Тирбәлгәләп алды, чайкалды.

Әни чыкты самавыр тотып,

Чишмә суы белән чайкады...

Ак парларын бөркер самавыр,

Һәм сандыктан чыгар чәй кабы.

Көянтәсен элде кадакка,

Ак песие килде... Иркә бик.

Әни аны җылы кулында

Сыйпый-сыйпый гына йөртә бит.

Ак чиләктә кояш күтәреп,

Кереп китте алар икәүләп.

Ишегалды, кояш, ак песи,

Ак яулыклы әни – бер дәүләт...

Әни дә юк инде... Песи дә...

Айлы төндә кереп төшләргә

Сынап карый әни кайвакыт:

«Насыйп булсын озак яшәргә,

Хатирәләр белән яшәргә!»

Мин чишмәгә киләм... Баш иям

Сукмагында үскән гөленә.

Чәчрәп-чәчрәп оча тамчылар,

Керфегемә тамчы эленә.

 

"КУ" 06, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев