Нәселең белән горурлана бел!
Үз-үзеңне күтәрә бел, татар! Ясамыйча һичбер ташлама, Җанын фида кылган һәр милләтнең Улларыннан дәүләт башлана!
(Шигъри өндәмә урынына)
Без булмаган белән мактанабыз,
Ә булганын санга алмыйбыз.
Үзебезнең данлар гаиләләрне
Күрми, башкаларны данлыйбыз.
Бар татарда шундый сирәк нәсел,
Әйтәек, Зур Тигәнәледә –
Безгә үрнәк Батталлар... Милләткә
Өлге кичә, бүген, мәңгегә...
Салих Баттал бөек шагыйрь иде.
Шагыйрьлеге өчен будылар.
«Чынгыз-ханга хат» язган дип, аны
Партиядән хәтта кудылар.
Баш бирмичә, ул туксанга җитте,
Фронтовик шагыйрь, очучы.
Фатирында янып көлгә калды:
Тәмәкедән, имеш, ут очып…
Аның энекәше – А.Баттал да –
(Тулысынча Баттал Абдулла) –
Кормаш, Җәлил, Алиш белән бергә
Мәңгеләшеп илгә кайттылар.
Плетцензее өтөрмәләрендә
Аклану көтмичә үткәннән,
Аның газиз башы тәгәрәде
Гильотина дигән бүкәннән...
Актарыгыз кешелек тарихын!
Картотекаларга кертелгән
Бу тарихта бүтән һич табылмас
Салих, Абдулладай бертуган!..
Актарыгыз кешелек тарихын,
Чорларга телгәләп заманны!
Тагы бармы мондый уллар биреп
Уздыралган кавем татарны?
Без, татарлар, макташа белмибез,
Санар чакта йөрәк тибешен,
Башка кавем борын чөйгән чакта
Без мактыйбыз тавык чебешен...
Үз-үзеңне күтәрә бел, татар!
Ясамыйча һичбер ташлама,
Җанын фида кылган һәр милләтнең
Улларыннан дәүләт башлана!
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев