Логотип Казан Утлары
Шигърият

Намусы кушканча яшәгән адәмгә

Югыйсә ничә кат теленгән йөрәгем Төрелгән меңдә бер әрнүле ямауга.

Намусы кушканча яшәгән адәмгә
Тереклек итүе бик кыен заманда;
Куштанлык – мактаулы, туры сүз әйтүче
Әйләнгән вакытта иң соңгы яманга;
Кулыннан эш килмәс кадерле кызына
Берәүләр урлашып, йорт салган чагында;
Әйтерсең, бар нәрсә, хәтта ки дөньясы
Корылган дәвердә хәйләгә, ялганга;
Әдәбең, әхлагың – искелек калдыгы
Саналып, заманга яраксыз булганда;
Башкалар күзендә син кадим мулладай,
Тик читтән таягың селкетеп торганда;
Күңел бит (нишлисең?!) һаман да ышана
Яманлык тез чүгеп, яхшылык җиңүгә.
Югыйсә ничә кат теленгән йөрәгем
Төрелгән меңдә бер әрнүле ямауга.

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???

    • аватар Без имени

      0

      0

      ??

      • аватар Без имени

        0

        0

        Молодец, Лениза, вперёд!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          МОЛОДЕЦ ЛЕНИЗА ???

          • аватар Без имени

            0

            0

            Лениза Валиева тирэн эчтэлекле шигырь язган. Тавышым ана. Молодец.