Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мыскыллау остасына нәсыйхәт

Ишарәле ошбу охшатуны кичермәстер иблис үзе дә...

Дөрес хурлау өчен берәр мәнне

әйтәм сиңа сүзнең иң хагын:

иблис диеп тирги күрмә, зинһар,

тома юньсез адәм имгәген.

 

Безгә каршы бар(ы)сын эшләр затка

хөрәсәннәр ничек тиң килсен?!

Болай уйлау, әйдә, үзең кебек

кемсәләргә сәер тоелсын.

 

Әгәр инде ата ялкау чынлап

әйдәкләсә шайтан өерен,

азауланып беткән азгынлыклар

каплап алмас иде җир йөзен...

 

Кыланучы адәм калдыкларын

дөрес сүк син халык күзендә.

Ишарәле ошбу охшатуны

кичермәстер иблис үзе дә.

 

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев