Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мыеклы сабый

Уңганлыкта, булганлыкта Син – бал корты бугай. Дәүсовет та синең өчен Иҗат йорты бугай.

Роберт Миңнуллинчарак


Кемнәр уйнап, кемнәр туйлап,

Кемнәр уйлап яши...

Ә син менә башлы булдың,

Ушлы булдың яшьли.

Уңганлыкта, булганлыкта

Син – бал корты бугай.

Дәүсовет та синең өчен

Иҗат йорты бугай.

Үзең мыеклы булсаң да,

Уйнак түгелдер син.

Депутат башың белән дә

Сабый күңелле син.

Күпме бала күңеленә

Шигъри орлык чәчтең.
Халык шагыйре булсаң да,

Һич агармый чәчең.

Картаймауның бер хәйләсен

Беләсеңдер, димен...

Безгә дә өйрәтмәссеңме

Чалармауның имен?

Депутатлык бер үтәр ул,

Ә шагыйрьлек калыр.

Дөнья безне коеп куйган

Шагыйреннән таныр.

Милләт балалары сиңа,

Бабай, диеп дәшә.

Мыеклы сабый булып син

Әле озак яшә...
2008

 

 

"КУ" 08, 2021

Фото: wikipedia

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев