Логотип Казан Утлары
Шигърият

Музыка

Музыка шөбһәле уйлардан Ярсыган күңелне тугарып, Чишмәдәй ургылып чыга да, Ага ул җаныңны сугарып.

Музыка ачыла гөл булып,

Сирпеп кенә керфек очларын.

Хуш исен таратып аңкый да,

Балкый да һәм... коя таҗларын.

 

Музыка шөбһәле уйлардан

Ярсыган күңелне тугарып,

Чишмәдәй ургылып чыга да,

Ага ул җаныңны сугарып.

 

Музыка – томан тынлыгының

Эреп онтылуы үзәндә.

Кабат яралуы дулкыннарның,

Яшәүләрдән өмет өзгәндә.

 

Музыка язгы күбәләктәй

Урын табалмыйча үзенә,

Ташлана ул, кайчак, онытылып

Дөрләп янган учак күзенә.

 

Музыка феникстай кабат

Ярала ул учак көленнән.

Ак нурыдай кара хаклыкның

Сөрелә ул туган иленнән.

 

Музыка мең төрле хыялый

Төсләргә төренә-төренә,

Канатларын җәеп, ул сине

Күтәрә гарешләр түренә.

 

Музыка – ул әфсен, ул шифа,

Колачсыз киң аның кодрәте.

Илаһи авазлар тибрәнеп

Тудырган серле җан сурәте.

 

Музыка – сулышы Ходайның,

Күкләрдән иңгән нур, яктылык.

Бәллүрдәй тәү аваз-ымыннан

Бар җиһан китә күк яктырып.

 

Музыка...

 

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев