Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәсхәрә

Сынуларга сынмабыз ла, Раббым, Мәсхәрәдән сакла өстәрәк. 

Сынаулары азмы бу дөньяның –

Әле бозы ява, әле таш.

Таңнар атмый кайчак, көннәр тумый,

Айсыз төннәр тора бертоташ.

Ак фәрештә диеп сокланганың,

Кара уклар кадый йөрәккә.

Мең өзелеп, мең ялгангач, әрнеп,

Язмыш яшәү җаен өйрәтә.

Башны ташка бәрмибез лә, шөкер,

Пәйгамбәрләр юлы – сабырлык.
Җан-иманга тамырланган ныклык –

Ходай үзе таңнар калырлык.

Төн карасын ярып яралганбыз,

Таңны көткән нәфис гөл булып.

Кара давылларны иярләрлек

Илаһи хис тора ургылып.

Күңелләрдә мөлдерәмә шөкер,

Ни күрсәк тә – Аллаһ хозуры

Безгә Жирдә яшәү хакы биргән,

Мактауларның Аңа иң зуры.

Калтырасын дин битлеге кигән

Шайтан тозагының корбаны.

Тәмугларга сөйри тәкәбберлек,

Тынын каплый хәрәм юрганы.

Иблис кайтып килә, көлә-көлә,

Кемгә – сынау, кемгә – мәсхәрә.

Сынуларга сынмабыз ла, Раббым,

Мәсхәрәдән сакла өстәрәк. 

 

 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев