Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәрмәр

...Ышан янә бер кат монда кайтасыңа. Ышан бер карусыз. Булмаганга чараң.

Иосифка һәм сиңа

Кичке мәйданнарга күләгәләр яткач,

Йә күперләр кабат үз урынына кайткач,

Йә әйләнгәч дулкын, Дионистай, сынга,

Ышан янә бер кат монда кайтасыңа.

Ышан бер карусыз. Булмаганга чараң.

Ярты гасыр буе төзәлмәгән яраң

Төзәлерме әллә яңа яртысында?!

Бу бердәнбер пунктир йөрәк картасында:

Без очрашыр йортлар һәм тыкрыклар булган –

Вәгъдәләрсез, антсыз... Бары каударлыктан...

Горурлыгың тыяр һәм үзеңне җиңәр,

Пәлтәң якасыннан йолкыганда җилләр.

Һәм ышаныйм моңа тәүге кабат мин дә.

Бу – гашыйклар, диеп уйласыннар җирдә.

Үзебез... ул серне чишми китик,

Яме!

Калсын мәрмәрләнеп иреннәрдә тәме.

...кемдер, килеп, кабат чишкәнчегә хәтле...

 

"КУ" 04, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев