Җөмһүрият

Ил дип янган күпме буыннарның
Ал хыялы булып аткан ул таң.
Казан губернасы урынында
Җөмһүрият!
Татар иле.
Ватан!
Күпме өмет, күпме ашкынулар –
Ымсындырып торган яңа тормыш!
Һәр халыкка тигез хокук биргән
Совет иле өчен көрәш, тырыш!
Бер уйласаң, кул сузымы ара,
Тарих өчен ни ул гасыр – йөз ел!
Тик милләтне саклап калу өчен
Кичтек кабат бу йөз елда йөз юл!
"КУ" 6, 2020
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз