Логотип Казан Утлары
Шигърият

Моңсулык

...Яктырадыр сихри бер нурланыш Мәңге караңгы төн эченнән.

Авылым колхоз авылы иде...

Ул елларның күбесе онытылган,

Хатирәләр ләкин йөрәктә.

Хәтер төпкеленнән күтәрелеп,

Бик еш дөрли алар күкрәктә.

Сентябрьнең сабый уҗымнары

Кырпак кырау белән капланган.

Килер язга барыбер ышаналар,

Ерак калса калды ал таңнар.

Һәр авылның чибәрләре була,

Эшчән хатыннары, әлбәттә.

Коммунизм килеп җитәр, диеп

Яшәделәр авыр хезмәттә.

Офыкларда – әткәмнең сурәте,

Ындыр табагын ул саклады...

Әнкәй исә көн дә ташып торды

Гәҗит-журнал, солдат хатлары...

Күп нәрсәләр вәгъдә ителсә дә,

Бик күбесе чынга ашмады.

Калды җимерек ферма тораклары,

Калды тезелеп кабер ташлары.

Мишәбезнең салкын суларында

Нинди эзләр тора чагылып?

Өмет кечерәйгән. Хак Җәнабтан

Мәрхәмәтләр көтә авылым.

Авыл эшсез, тешсез. Елгыр яшьләр

Зур шәһәргә китеп күченгән.

...Яктырадыр сихри бер нурланыш

Мәңге караңгы төн эченнән.

 

"КУ" 08,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев