Логотип Казан Утлары
Шигърият

Моңсулану

И туганым, дәрт-дәрманың аман чакта Нәүмиз җилне очратсаң да чык бер дога, – Төпсез Вакыт коесына убылачак Гомереңнең чыгыры да, чылбыры да.

И туганым, дәрт-дәрманың аман чакта

Нәүмиз җилне очратсаң да чык бер дога, –

Төпсез Вакыт коесына убылачак

Гомереңнең чыгыры да, чылбыры да.

 

Килер ул көн...

Кемдер калыр еламсырап,

Кемдер калыр агу чәчеп, елан сымак;

Үтәр еллар, тигезләнер калкулыгың,

Җилләр генә йөрер исеп, ямансулап.

 

Фото: pixabay.com

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев