Логотип Казан Утлары
Шигърият

Монафикъ

Ә бит аныкына туры килми хәтта җенем дә...

«Белеп торыйк, – ди ул, – чынбар хәлне –

утырабыз уртак ботакта...»

Үзең шуны астан кисә торып,

ничек сайрау мөмкин бу хакта?!

 

Форсат туган чакта әйтеп куя:

«Гомер буе без бер җигемдә».

Аңламассың, ә бит аныкына

туры килми хәтта җенем дә.

 

Рәхәтләнеп йөзә риясында,

сөйли бөгелгәләп тугызга.

Киялектә* Нухның көймәсенә

кирәк булып чыккан дуңгыз да.

 

* Киялек – афәт

 

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев