Логотип Казан Утлары
Шигърият

Моң тамчысы

Дөньяның шау-шулы тавышы томалый колаклар элпәсен.

Дөньяның шау-шулы тавышы

томалый колаклар элпәсен.

Кешелек дигәне – битараф,

намусы саңгырау, күрәмсең.

Дорфа сүз һәм тупас җөмләләр

куптара күңелем ярасын.

Урын юк бер тирән сулышка –

йозакта йөрәкләр авазы.

Миләрдә мең арба мәгълүмат,

чүп тулган кешелек аңына.

Мескен рух аксаган, ахрысы –

туктаусыз абына-абына... 
Эх!.. Кинәт көй булып бер тамчы,

бер бөртек моң тамса җаннарга!

Сузылыр ул күңел түренә,

юнәлер ул сүрән аңнарга.

Юл алыр туп-туры йөрәккә,

уятыр йоклаган хисләрне.

Тәндә дә җанлану сизелер,

моң ачар тарихи серләрне.

Бер тамчы моң җитми күңелгә,

Бер тамчы моң җитми җаннарга,

Бер тамчы моң кирәк аңнарга –

Тормышны кабаттан аңларга...
 

Рәмилә  Майорова 

 

"КУ" 02, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев