Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мохтарият

Җете төсләргә ерак әле. Дөнья – сызгаланып ташланган соры рәсем гүя...

Башлам

Җете төсләргә ерак әле.

Дөнья – сызгаланып ташланган соры рәсем гүя. Төксе туфрак. Аксыл күк.

Бетергечнең зыр кубуыннан гына йомры болытлар оешкан. Карандаш очы сыныпсынып киткән урын – кошлар.

Такыр тау башы. Андагы шәрә каеннар – күк белән җирне тарттырып ямаган

тегәрҗепләр, диярсең.

Чынлыкта, киресенчә, чик сызыгы ул. Япан кырны урталай ярып үткән каенлык.

Безнең бакча артында гына. Инеш аркылы. Кече як тәрәзәсеннән күренеп тора.

Без әтәй белән еш менә идек анда. Хәзер түгел. Җәйнең җете төсләрдә кабарынганбүртенгән чагында. Табигать тавышларының һәр чыңы меңгә теленгәндә. Җир яссы заманда. Дөньяда һәрнәрсә бары тик әтәй белән үлчәнә алганда: әтәйдән зуррак, әтәйдән кыскарак, әтәй кадәр...

Мин кәлтә сыман шуышып кына агач башына үрмәлим. Башта дөньяны барлап

чыгам. Уңда – безнең авыл, сулда – безнеке түгел. Ләкин икесендә дә безнеңчә, татарча сөйләшәләр. Икесенә дә кул сузымы ара.

Аннары каен ябалдашларын ботарлый башлыйм. Артыгын тырышып ташлаганда,

үзем дә егылып төшәм. Әтәй күргәндә, бер җир дә авыртмый, билгеле.

Ул пиннек әзерли.

Мин каенлыкның бер ягыннан икенче ягына чабулыйм:

– Татарстанда! Татарстанда түгел!.. Татарстанда!..

Кичә генә әле.

Бик күптән.

 

Кече Татарстан (1920 ел)

 

Анамның сөте,

Тире атамның –

Кече Татарстан –

Минем Ватаным.

Иманасы да,

Иманы да бар.

Тарихы гына –

Тоташ яралар.

Тураклаганнар.

Пычак – коралы:

Бусы – Иделе,

Бусы – Уралы,

Бусы – бавыры,

Бусы – үпкәсе...

Авызын җимер –

Теше үтмәсен!

Пычак очында

Җаным күшегә:

Бусы – күршегә,

Бусы – күршегә!..

Тунаудан артып

Калганын таны:

Кече Татарстан –

Минем Ватаным.

 

Сәхибгәрәй Сәетгалиевнең поезд кузгалыр алдыннан Татарстан АССР белән хушлашуы (Казан, 1921 ел)

 

Татарстан Республикасын булдыру мәсьәләсендә

Сәетгалиев соң чиктәге аумакайлык, тотрыксызлык һәм

умырткасызлык күрсәтте. Башта ул җаваплы татар

хезмәткәрләрен «үзәк белән килешеп... Олы Татарстан

(Идел-Урал штаты яисә Татар-Башкорт республикасы)

оештыруга ирешәчәкмен» дип ышандырды...

Мирсәет Солтангалиев

 кулъязмасыннан

Эш шунда ки, өлкә комитеты һәм партконференция

Сәетгалиев җитәкчелегендәге хөкүмәтнең эшкә

яраксызлыгын билгеләп үтте һәм аның кайбер

әгъзаларын алыштырырга карар кылды...

Кәшшаф Мохтаров

 чыгышыннан

Китәр өчен –

Егерме дүрт сәгать.

Шундый сәер, шундый гаҗәп нәрсә:

Әле кичә генә түрдә идем.

Бүген бәхилләшәм.

Кыйблам – Мәскәү.

Миңа изге бурыч куйды фирка:

Ныгытырга Октябрьнең данын

Икмәк кирәк, диде, икмәк кирәк,

Бик күп кирәк! –

Һәм мин таптым аны.

Һаман сугыш бара,

Дошман яный,

Һәм инкыйлаб уты сорый мәгъдән! –

Шундый чакта шомландырсын, имеш:

Татар авыллары авыр хәлдә...

Дөнья

Үте белән

Тойган чакта

Тынычлыкта нинди давыл барын,

Ыңгырашу сискәндерсен, имеш:

Ачтан үлә татар авыллары...

Шуның өчен нәгърә-ләгънәт орды

Чыраема күпме тел бистәсе.

Үзе дурак! –

Урыс кебек әнә

Чөгендерен чәчсен,

Кәбестәсен...

Туземецлар – мәгъдән генә ләса

Инкыйлабка!

Һәм шул булды сәбәп:

Дүрт ягың да кыйбла, диде алар.

Китәр өчен –

Егерме дүрт сәгать.

Большевикка һәр үкенеч – язык!

Җинаятьче данын йөртим, юкса, –

Арабызда

Бөек Октябрьне

Җинаять дип танучылар булса.

Җирләр, сулар тетри!

Планетаны

Ялмый бара һаман кызыл ялкын!

Ни син монда, мескен республика?

Ни син монда, аның мескен халкы?

Һай, татарлык-тарлык!

Шаккатарлык:

Шундый чорда

Мышык-мышык һаман! –

Эче җыелмаган чебеш сыман,

Коры кабыгына ышыклана.

 Тураерга,

Зураерга вакыт –

Кереп зуррак ыру исәбенә! –

Бер юл!

Бер ил!

Бер тел!

Ә гайресе –

«Правый уклон» вәсвәсәсе генә.

Бөек Идеягә тугры калып,

Туры юлдан барып сөрлекмәскә!..

Дүрт ягың да кыйбла, дип лаф ору –

Бушбугазлык.

Безнең кыйбла – Мәскәү.

Бәхилләшәм мәңгелеккә, гелгә!

Монда кысан, һава кыса, тыгыз...

Гаепләшмик:

Мин беренче түгел.

Һәм соңгысы булмам,

Ышаныгыз!

 

Җир эшләре комиссары Юныс Вәлидинең Халык Комиссарлары Советы рәисе Кәшшаф Мохтаров алдында тәүге исәп-хисап тотуыннан өземтә (Казан, 1921 ел)

 

Ахыр чиктә хакимияткә «уңнар» килә һәм алар

республика белән 1921 – 1924 елларда идарә итә...

«Кәшшаф Мохтаров хөкүмәте» оеша.

Тарихчы Рәмзи Вәлиев хезмәтеннән

...Мохтаров җитәкләгән Татарстан Республикасы

хөкүмәте Казан читендә һәм Идел-Чулман ярларында

татар торак пунктларын тергезергә керешә.

(Билгеле булганча, XVI гасырда, Казан ханлыгы юкка

чыгарылганнан соң, татарлар бу җирләрдән сөрелә.)

Шул рәвешле картада Чыңгыз, Кызыл Байрак,

Бакчасарай, Гаспралы исемендәге, Яңа Болгар ише

атамалар барлыкка килә... Казанның «урыс ягында»

1552 елдан соң беренче мәчет төзелә...

Журналист Михаил Бирин мәкаләсеннән

«Уңнар» бу эшләрне «тарих мәхрүм иткән өлешне кире

кайтару» дип атый иде...

Микъдәт Борындыков

 язмасыннан

Төп чыгышым тәмам.

Инде болай,

Беркетмәсез-нисез, дисәңме...

Кул кушырыр көнгә ерак әле.

Саулык кына җитсен,

Исәнлек. Аппаратлар яртылашка якын

Карагруһтан тора.

Андыйлар

Нинди генә эшкә алынсаң да,

Баланс юк, дип, бармак яныйлар.

Баланс юк, дип!

Тигез хәлдәме без?

Беләк чагыштырыр хәлдәме?

Башкаларның, кайгыртырга әнә,

Мәскәве бар –

Үгез кадәрле!

Безнең ни бар?

Без – үзебез генә.

Инкыйраздан йолып коткару

Татар халкын – синең, минем бурыч!

Изге бурыч, иптәш Мохтаров!

Без зур.

Безнең туфрак кына азрак.

Коры калдык – янып, көеп тә! –

Иңгә-янга үсеп булмый икән,

Тирәнлеккә үсик,

Биеккә!

Гөлбакчадай корыйк йортыбызны,

Авыр чынбарлыктан куптарып! –

Без куәтле!

Бу эш безнең кулдан

Килер кебек, иптәш Мохтаров!

Кара-каршы күк җәйрәгән чакта

Туфрак әллә кысыр калырмы? –

Җиде кат тиремне салсам салыйм,

Туфрак барда –

Орлык табылыр!

Кинә белән башын чайкамасын

Ил агасы, кызыл башкала,

Кайсы кырга ни чәчәргә кирәк –

Хәл итәрбез –

Аннан башка да.

Артка карамыйча,

Алга карыйк –

Тарихыбыз бөек килеш тә! –

Сулган сылулыкны сагынып елау

Фахишәгә генә килешә.

Безнең күрәчәктә –

Гүзәл көннәр!

Өметемдә – күпме кыюлык:

Күк астында үз туфрагы барда

Безнең халкыбызга үлем юк,

Үлем юк!..

Нигә сөйлим моны?

Белмим хәтта.

Синең килү җанны актарып,

Куанычка чыдый алмыйм, ахры.

Бары тик шул...

Кәбәм Мохтаров.

 

Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы шәрәфенә Кабан артында мәчет төзү турындагы мөрәҗәгатькә РСФСР Милләтләр эше буенча халык комиссариатыннан җавап алынганнан соң Гасыйм Мансуровның шәхси көндәлегенә теркәгән язмасы (Казан, 1922 ел)

 

...Алар ураза гаете көнне партиясез кара крестьян

массасының күз алдында тәгъбир догасына каршы

«антитәгъбир» җырлаганнар. Мондый эш чыннан да

башкарылган булса, һичшиксез, контрреволюциядән

башка бернигә дә китермәячәк.

Шаһивәли Башкиров

 чыгышыннан

...Күренекле идеолог һәм дәүләт эшлеклесе Гасыйм

Мансуров «кызыл муллалар» белән ачыктан-ачык

хезмәттәшлек итәргә, руханиларны халыкка мәгърифәт

тарату эшендә файдаланырга кирәк, дип белдерә.

Тарихчы Булат Солтанбәков хезмәтеннән

Шөкер!

Шөкер!

Озакламый,

Кяфер җиргә иман чәчеп,

Казанның урыс ягында

Күтәрелер тәүге мәчет.

Кяфер җиргә...

Иман чәчеп...

Ата-баба илендәме? –

Чи яраның әлегәчә

Әрнүе бу күңелдәге.

Нишлик соң? –

Шушы сораудан

Мең ел элек ата-баба,

Ислам белән җанын юып

Кузгалган бүгенгә таба,

Кузгалган бүгенгә таба,

Ышанып:

Юл – үзе савап.

Һәм гап-гади җавап тапкан,

Һәм дөрес булган ул җавап...

Морадына барган чакта

Күпме тузан, кер кунгандыр.

Кем дип дәшим? –

Милләтемне

Сафлану белән куандыр!

Җиде юл чатына җитте,

Җиде яктан җилләр исә.

Азатлыкка ирешү юк

Коллык хисе җилләмичә!

Нишлик соң? –

Яңа дәвергә

Ак якадан узу лязем...

Давыл гына купмасын да

Ишелмәсен күк гөмбәзе.

Һәм йөрәктән китмә, китмә...

Юкса, куркыныч уй ала:

Синнән бушаган урынга,

Һичшиксез,

Иблис оялар.

Тәүбә!

Тәүбә!

Озакламый,

Җаннарны шөбһәдән әрчеп,

Казанның урыс ягында

Нур таратыр яңа мәчет.

Казанның...

Урыс ягында...

Оксюморон түгелмени? –

Милләтемә тулаемлык

Һәм иманлы гомер телим.

 

Шагыйрьнең "Мохтарият" дигән шигырьләр циклын тулысы белән "Казан утлары" журналының 8 нче санында (2020) укырга мөмкин.

"КУ" 8, 2020

Фото: архив

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев