Мохтар

Драматик поэма

 

Катнашалар:

М о х т а р М у т и н – татар театрының мәшһүр трагигы, репрессия

корбаны.

К ә р и м Т и н ч у р и н – мәшһүр татар драматургы, репрессия корбаны.

И л д а р х а н М у т и н – күренекле дәүләт эшлеклесе, яугир, репрессия

корбаны.

М ә р ь я м - а н а – Мохтарның анасы.

И с х а к М у т и н – Мохтарның атасы.

Ш ә к е р т – Мохтарның малай чагы.

Е л и з а в е т а – Мохтарның хатыны.

И с к ә н д ә р М у т и н – Мохтарның бертуган абыйсы.

Б а я н г а л и – шымчы.

К о р о л ь Л и р – Шекспир драмасындагы персонаж.

М ә х к ә м ә ч е л ә р , у е н ч ы л а р , ф ә р е ш т ә л ә р һ. б.

Вакыйга XX гасырның канлы репрессия елларында бара.

Пролог (легенда)

Җәйнең озын бер көне, Мөтә елгасы тугае. Ир белән хатын керәләр.

И р .

Ай башыннан Аллаһ кушса,

Печәнгә төшәрбез, шәт,

Падишаһ әмере килде,

Ул боерган: атларның, дип,

Көтү-башларын ишәйт.

Яуга әзерләнә патша.

Ат-иярсез яу булмас.

Ияргә менгән яугиргә

Акбүз ат бары юлдаш...

Юлдашсыз – юлы уңмас...

Х а т ы н .

Ай тулуга чалгычылар

Куышларын корырлар.

Көмеш Мөтә суларының

Арудан арындырырдай

Тылсымлы куәте бар.

И р .

Йөзбашының аранында

Биш йөз алмаш ат торыр...

Көтү саны арткан саен

Падишаһыбыз болын-кырның

Биләмәсен арттырыр.

Х а т ы н .

Хак сүз – җәйләү, болыннарың

Киңәйгәннән киңәя

Хезмәт итеп патшага.

Биргәннәренә мең шөкер.

Раббым, тагы да үзең

Рәхмәтеңнән ташлама!..

И р .

Биргәннәренә мең шөкер:

Болын, кыры, урманы,

Дистәләгән күлләвекләр,

Агыйделе-Чулманы.

Биралганын бирде патша

Риясыз хезмәтемә...

...Бер бала бирә алмады –

Килми кодрәтеннән...

Х а т ы н .

– Тәүбә, тәүбә, тәүбә диген,

Патша – Хода бәндәсе.

Раббыбыздан догамда

Ялварыплар сорадым...

Төшемдә бер малай сөйдем,

Хак булыр, дип юрадым.

Күңелем белән тоямын.

Тулып, тулышып килгәнен

Өметләрем – морадым...

И р .

Чү, тынып кал...

Ерак түгел – янәшәдә

Нарасый бала елый...

Ишетәсеңме? Ул – сабый.

Ялварып ими сорый...

Ир сәхнәдән чыга. Бала елаган,

соңрак көлгән тавыш ишетелә.

Х а т ы н .

Бала елый,

Кемнең баласы?

Ник ул елый?

Кайда аның

Ата-анасы?..

Күкрәгем –

Кайнарланып

Тулыша.

Йа, Раббым...

Күкрәгемә

Парланып,

Сөт төшә!

Гомеремдә

Тәүге кат

Күкрәгемә

Сөт төшә!

Биләүдәге бала күтәреп, ир керә

И р .

Гаҗәп хәлләр булып тора,

Бер Аллаһы белеп тора:

Яр читендә – тал бишектә

Түм-түгәрәк алмадай,

Шул сабый көтеп тора...

Елавы да: «Мин монда!» – дип

Чакыруы булдымы?

Биләвен ачып карауга

Елмайды да – бармаклары

Кысып тотты кулымны...

Кем калдырып киткән аны?

Янәшәдә, күз күремдә

Юк бер эзе-төге дә!

Х а т ы н .

Күкрәгемнән тулышып,

Ургып сөтем түгелә...

Бисмиллаһны әйтеп,

Үзем имезимме әллә?

И р .

Сабыр ит, хатын, сабыр ит...

Бу – Аллаһы бүләге –

Дога кылу мәслихәт –

Исем кушыйк әүвәле.

Х а т ы н .

Азан әйтеп, Раббыбызга

Ирештерик исемен.

Шәт, шуннан имезермен.

И р .

Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр

Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр

Әшһәдү әллә Иләһә илләллаһ,

Әшһәдү әллә Иләһә илләллаһ,

Әшһәдү әннә

Мөхәммәд әр расүлүллаһ

Хәййә галәс сәләх,

Хәййә галәс сәләх,

Хәййә галәл фәләх,

Хәййә галәл фәләх,

Аллаһу әкбәр,

Аллаһу әкбәр!..

Аллаһы бүләге – улым,

Атың Мөтә булыр,

Атың Мөтә булыр,

Атың Мөтә булыр!

Аллаһу әкбәр,

Аллаһу әкбәр...

Ана бала имезә.

Сәхнәгә актан киенгән аналар,

балалар керә. Алар Анага дан

җырлыйлар.

Х о р . («Ана-Бала» җыры башкарыла).

Ачыккансың икән,

Мөтәм-сабыйкаем,

Сөтем күле мулдан –

мәңге саекмай.

Яктыртыр, җылытыр күңелем

кояшы –

Анаңның күңел кояшы баекмай...

Галәмнәрне бар иткән дә Раббыбыз,

Тереклекне пар иткән дә Раббыбыз.

Аналар карыны – оҗмах бакчасы,

Җимешләрен бар иткән дә Раббыбыз.

Мөтә суы ялтырый саф көмештәй,

Өлешемнең көмеше – Син, улкаем.

Үзеңнең нәсел бакчаңны корсаең,

Ир лачыны, Ил терәге булсаең.

Галәмнәрне бар иткән дә Раббыбыз,

Тереклекне пар иткән дә Раббыбыз.

Аналар карыны – оҗмах бакчасы,

Җимешләрен бар иткән дә Раббыбыз.

Пәрдә.

Беренче күренеш

Чәнечкеле биек койма эче... Зур гәүдәле, сәләмә киемле бер кеше идәндә

ята. Король киеменнән берәү аның янына керә. Бу – король Лир. Ул идәндәге

кешене күтәреп торгыза...

М о х т а р .

Король Лир?

Король Лир!

Лир – Син безнеңчә әмир!

Король – Син Хан

Олуг хаким идең...

Нидән йөзең болытлы?

Л и р .

Мин хан түгел,

Түгел әмир...

Мин гаделлек иясе...

Дәүләтемнән һәркайсына

Кызларымның бүлеп бирдем

Өлешенә тиясен...

М о х т а р .

Рәхмәт ишеттеңме соң?

Хатын-кызга тәхет бирсәң,

Көт илең бозыласын...

Кояш баеп барган чакта

Олы юлга чыккансың...

Л и р .

Сездә хаким ир-ат та бит...

Илегез – тоташ төрмә...

Озакламый зур яу килә.

Халкың кырылып бетә.

Качып кит бу хәкарәттән...

Күрәләтә

Тәмуг утына кермә.

М о х т а р .

Яу?

Кайсы тарафтан,

Көньяктанмы?

Л и р .

Көнбатыштан... Зәһәр яу...

Тимер тияр тимергә –

Чәчрәп чыгар очкыны...

Сан җитмәслек мәетләр

Сырып алыр яу кырын.

М о х т а р .

Мин дә яуга чыгаммы?

Л и р .

Ирләр бетәр кырылып.

...Гарипләр вә көчсезләр

Йөрер буразна ерып.

М о х т а р .

Син, күрәзәчеме әллә?

Л и р .

Дүрт ел буе канлы орыш...

Күрәм кан, төтен аша...

М о х т а р .

Юкмы котылу чарасы?

Коллыкмы, тагы да коллыкмы?

Л и р .

Коллыктан азат итәм, дип,

Колбиләүче ул җәллад

Үзе килә яу белән...

Ике тиранның орышы

Тәмамлана барыбер –

Үч, җәнҗал, ачу белән...

М о х т а р .

Төшенмәдем...

Л и р .

Орыш бетә, яу чигә...

Әмма сезнең ханыгыз

Үз иленә яу чаба...

М о х т а р .

Яуга күнегәсе түгел...

Әй син, картлач, яу белән

Безне куркытмасана!..

Л и р .

Мәгълүм: яудан курыкмыйсыз.

Кан коярга күнеккән:

Үз ата-анасын хәтта

Чирканмый үтерергә...

М о х т а р .

Яудан халыкка ни хаҗәт:

Ханнар күзен кан сарган.

– Ватан куркыныч астында

Яуга чакырып, сур ярган.

Яу чапканның куркынычы:

«Ватан» дигәне ялган.

Л и р .

Әнә бит, аңлап торасың...

Үз халкына яу чыккан

Тиран бар(ы)сын кырасын

Ник һаман төшенмим, дисең?

Кыямәт көне якындыр.

Кавемең Аллаһыдан

Ярлыкавын сорасын...

М о х т а р .

Король Лир, безнеңчә

Син барыбер Хан, әмир!

Л и р .

Бүлдерми тыңла сөалем:

Маңгайга язылганны

Сөртеп булмый кул белән.

Җаның кадерлеме сиңа?

Дәшмисең...

Җавабыңны бит беләм!

Таңнан торып, чыгып кач син,

Көнчыгышына табан.

Юллар озын – ара якын –

Теләгән юлын табар...

М о х т а р .

Кая китим,

Һәр адымым

Күзәтүдә, ызанда?..

Л и р .

Бер башыңны саклар хәлең

Юкмыни инде синең?

Соңарма, качып кит моннан –

Җан биргәнгә җүн бирер...

М о х т а р .

Монда кендек каным тамган

Атам-анам кабере.

Л и р .

Илегез – тоташ каберлек,

Юк кешенең кадере...

М о х т а р .

Бүген илдән качып китү –

Үз-үзеңә

Хөкем чыгаруга тиң...

Л и р .

Сабак алу өчен күпме

Мисал китерү мөмкин?

М о х т а р .

Сөйлә, тыңлыйм, Хан-әмир.

Л и р .

Әмир түгел – Король Лир!

М о х т а р .

Минем өчен барыбер:

Икегез – пар итек сыңары.

Сездәй мәшһүрләрне мин

Сәхнәгә бик күп чыгардым...

...Акыл сатарга оста сез

Тәхеттә утырганда...

Мәтәлеп төшкәч кенә

Телегезне йотасыз...

Елап йөрисез җитмәсә:

«Күрегез, нинди фаҗига,

Алланың кашка тәкәсе

Күрә никадәр нужа?!»

Л и р .

Сүзең хак – сәхнәгә мине

Син күтәреп чыгардың...

Минем газапларны кичеп –

Кан-яшь түгеп, дан алдың –

Анысы да чынбарлык...

М о х т а р .

Таный белүең зарур!

Л и р .

Әмма тормыш сәхнә түгел...

Хакимнәр тәхетенә

Ымсынучы бихисап...

Йә, насыйп ничәсенә?

Тәхеткә менеп кунаклау,

Ышан, бернәрсә түгел,

Кирәксә, анда, әнә, чебен

Очып менеп, пес итә...

Тик чебенне төшермиләр,

Туплардан ядрә атып.

Син сәхнәдә уйнаган Лир

Түшәмгә төкерә ятып.

Син күрәзәчеме, дисең?

Мин идарәчесе илнең,

Яклаучы, саклаучысы.

Рәнҗү сүзе әйтмә бүтән...

М о х т а р .

Карале-карале моны,

Бигрәк үпкәче икән...

Л и р .

Килер көнеңне багып,

Ап-ачык күреп торам.

Зинданнарда ятарсың

Тәнеңә богау тагып...

...Тиранга кирәкме синең

Мәктәбең йә сәнгатең?

Кач илеңнән – тәмугыңнан,

Тугач таңның сәгате!

М о х т а р .

Качып, җанын саклап калу

Хан-әмирләр гадәте...

Л и р .

Туктамыш Хан, Тимер Әмир?!

Ни шөһрәтләр казанып,

Ярты дөньяны бер иткән

Идарәчеләр иде...

Нигә алар хакында син,

Бер сөаль сүз әйтмисең?

М о х т а р .

Хан, корольләр куркак икән,

Ул ил бетәргә мәхкүм...

Л и р .

Син Хан да, Әмир дә түгел...

Йә, фәлсәфә куертма –

Бу бәхәскә куй нокта...

Хансыз халык – ат иярсез!

Илегез тоташ төрмә...

Башкисәрләр – баш кисәрләр!

Әйткән иде, диярсез...

М о х т а р .

Хак сүз, хәтта рәнҗетүле

Булса да кабул итәм...

Әмма халкымны, гаиләмне

Ташлап беркая китмәм!..

Л и р .

Кем ул – халык?

Йә, күрсәтче, телсез,

Денсез, абзарда

Терлек хөкемендә яши –

Яши тоташ аһ-зарда...

Халык идегез –

Дүрт йөз ел элек сез,

Илбасарга каршы

Йөзгә-йөз басканда.

...Анда да сез орыштыгыз,

Туганга-туган чыгып.

Бер Казанга тәкә башы

Янәсе икәү сыймый...

Бик тә сыярлар иде дә –

Казаныгыз гына юк.

Туктамыш белән Тимерне

Саташтырган шайтаннар,

Йөз елдан соң тагы да

Казаныгызда кайнатты...

Шунда да әле

Халык идегез сез...

М о х т а р .

Шайтан саташтырды Идегәйне!

Аксак Тимер Туктамышны

Кыйный алмас иде Идегәйсез...

Ә син – халык идегез сез!

Күтәремгә асылды ил,

Бер мөртәт аркасында.

Л и р .

Беләм, үзем күреп тордым:

Гавам Идегәйне яклады...

Идегәй Аксакка баш орды...

ШуннанТимер явы

Урданы килеп каплады...

М о х т а р .

Идегәй Аксакка

Яугир булудан артмады.

Туктамыш хан –

Бөек Чыңгыз туруны

Ташлап качты Урданы...

Идегәй, мөртәт, уңга-сулга

Селтәнеп, халкын турады.

Дала-кырда төнозыны

Тук шакаллар улады.

Л и р .

Шул чакта да әле сез –

Халык идегез!

М о х т а р .

Король Лир, Хан, Әмир,

Җанымны ярып, тоз сипмә лә

Ярама?

Юкса, ханлыгыңа карамам!

Л и р .

Син – мине сәхнәдә уйнап,

Дан казанган азиат,

Бүлми тыңла сүземне.

Хакыйкать ачы була ул,

Ирештерәм,

Җитсә генә түземең:

Көнбатыштан яу килә:

Кан дәрья булып агачак.

Синең кавем –

Халык булудан бизгән кавем,

Гарасатның уртасында калачак.

Төенчегең төенлә дә,

Качып кит исән чакта...

Качып кит... гаиләң барыбер

Оныта синең хакта...

М о х т а р .

Гаиләм –

Минем Елизаветам – Җәмиләм,

Кызларым – Мәрьямем, Мәдинәм!..

Л и р .

Җәмиләң – Елизавета

Юлыңнан яздырды,

Денеңнән яздырды –

Динеңә кереп...

М о х т а р .

Кычытканмы телең?

Җәмилә – Елизавета,

Ул – бердәнбер тиңем...

Диненнән ваз кичте

Мәхәббәт хакына...

Сәнгатькә сукмакны

Без бергәләп салдык...

Бик тирән кермә син,

Чыгарыңны уйла:

Чыгырыннан чыккан –

Газапка юлыккан...

Л и р .

Нәкъ өстенә бастың:

«Хак диненнән бизгән –

Иблисне имезгән...»

Пәрдә.

Икенче күренеш

Шул ук сәхнә. Җәмилә-Елизавета керә.

М о х т а р .

Җәмиләм-Елизаветам,

Мәрьямем, Мәдинәм...

Ни сөйли бу өрәк,

Ни сөйли?

Е л и з а в е т а .

Мохтарым-Маврчик,

Саташкан ул өрәк...

Җаныңа үтмәкче,

Сине миннән аерып,

Хезмәтче итмәкче...

Яндырып, көлләрең

Бакчасына сипмәкче.

Ә үзе, кимсетеп,

Азиат син, диме?

М о х т а р .

Илеңә яу килә,

Качып кит бу илдән,

Качып кит, дип өнди...

Е л и з а в е т а .

Йә, үзең ни дидең?

М о х т а р .

Гаиләмне, илемне

Калдырып китәлмыйм!

«Монда тудык, монда үстек,

Мондадыр безнең әҗәл.

Бәйләмеш безне бу җиргә

Тәңребез – Гыйззе вә җәл!..»

Е л и з а в е т а .

Ә бит өрәк сүзләрендә

Хаклык ярылып ята...

Егерме ел элек үзем

Әйтмәдемме бу хакта?

Бу өтермән илдән качып,

Китик күз күргән якка...

Кайда китсәк тә була:

Теләсәң – Иерусалимга,

Теләсәң – Истанбулга...

М о х т а р .

Әйтергә генә ансат!

Е л и з а в е т а .

Куясың икән максат,

Син алалмаган биеклек

Юк иде лә моңарчы...

Нидән иелде бу башың,

Маврчик, Мохтарым?

М о х т а р .

Каһәрле язмыш – ачы!

Е л и з а в е т а .

Язмышлар языла гарештә,

Беребез дә түгел фәрештә...

Сынар тәкъдир, сынар азаккача:

Сыналып сынмаганны мең кат

Уттан алып суга салыр ул,

Барыбер өс чыгып калыр ул...

Тәкъдиренә буйсынганнар тик,

Чынлык белән һич шаярмыйлар...

Ут белән дә һич уйнамыйлар –

Ярлыкавында алар Хакның...

Хак юлыннан чыксаң, хәбәрдар:

Хакның хөкеме, һай, бик каты!

М о х т а р .

Сәхнәдәге уеныбыз,

Түгелме әллә язмышыбыз?

Е л и з а в е т а .

Язмышка сылтау җиңел ул –

Җирдәге бар ялгышыгыз...

М о х т а р .

Ха-ха-ха-ха...

«Искене җимереп яңаны

Төзергә кирәк», – дип өндәп,

Иң әүвәл сез лаф ордыгыз.

Е л и з а в е т а .

Сез алындыгыз,

Астын-өскә китердегез

Дөньягызны?

Астан ни чыгасын

Уйладыгызмы?

Ачлар ачуына

Тарыдыгызмы?

Инде качып китәлмый

Калдыгызмы?

Мин динеңне кабул иттем –

Чигереп үземнекен...

Алдамадым, әмма бел син,

Ваз кичмәдем, ваз кичмәдем:

Камил акылым, уем...

Сәҗдәдә оеп, Иисуска

Догадамын иртә-кичен...

«Господи, помилуй!

Господи, помилуй...»

М о х т а р .

Син ни сөйлисең?

Йә, ни сөйлисең син,

Саташасыңмы әллә?

Ут сүнә. Музыка.

Пәрдә

 

Мөхәммәт Мирзаның драматик поэмасын тулысы белән "Казан утлары" журналының 5 санында (2020) укырга мөмкин.

 

"КУ" 5, 2020

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: